![]() |
![]() |
![]() |
||||||||
![]() |
||||||||||
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
| |
Раил ГАТАУЛЛИН: “Яћа буын Татарстан доменын булдырачак”.
Интернет кулланучыларга Раил Гатауллин исеме яхшы билгеле. Башкалар “попсалы” татарча танышу сђхифђлђрен, йолдызларга кагылышлы интернет-сайтлар ясаганда ул татар мђгарифенђ багышланган проектлар белђн мђшгуль булды. Раил мђктђп укучыларына татар телендђ информатика дђреслеген язып, аныћ электрон версиясен Интернетка урнаштырды. Бу хезмђте белђн ул яшь галимнђр арасында уздырылган бђйгедђ ќићеп чыкты. ТР Мђгариф џђм фђн министрлыгы порталыныћ татарча варианты тулысынча Раил башкарган хезмђт. Татар мђгарифенђ кагылышлы “Белем.ру” проектыныћ авторы да ул. Моћарчы Интернетта милли мђгарифкђ багышланган сђхифђлђр юк иде диярлек. Бњген исђ ул башкарган сайтта укытучылар, студентлар, мђктђп укучылары њзлђрен борчыган сорауларга ќавап таба ала, тљрле мђсьђлђлђргђ кагылышлы фикерлђр алыша. Раил Гатауллин њзенећ проектлары белђн “Татнет йолдызлары” бђйгесендђ дђ берничђ номинациядђ беренчелекне яулаган интернетчы. — Раил, ни љчен мђгарифкђ багышланган сђхифђлђр ясарга уйладыћ? — Тљрле кешелђр бар. Кемдер њзе љчен генђ яши, икенче берђњ миллђт дип янып-кљя. Мин шулар арасында бљтерелеп йљрњче. Њзем љчен дђ, халыкка дип тђ тырышам. Казан дђњлђт педагогика университетыныћ физика-информатика бњлеген тђмамладым. Њземне башта књбрђк физика белгече дип саный идем. Аннары тора-бара бу тормышта компьютер технологиялђрен белергђ кирђк дигђн нђтиќђгђ килдем. Яћа баштан њзлегемнђн барысын да љйрђндем. Мђктђптђ, Казанныћ Авиа-тљзелеш районыныћ мђгариф бњлегендђ методист булып эшлђгђч, мђгариф љлкђсендђге проблемалар яхшы таныш. Эчемђ компьютер корты кергђч, ни љчен ђле безнећ балалар информатика дђресен татарча љйрђнђ алмый дип уйлана башладым. Аннары татар телендђ беренче информатика дђреслеген яздым. Моћа кадђр Равил Џади китабы бар иде, лђкин андагы темалар дђреслек темалары тђртибендђ язылмаган. Китабымны яхшы кабул иттелђр, ђлегђ кадђр књп кенђ районнардан кайдан сатып алырга була дип сорап шалтыраталар. Сайты да бар, шућа читтђ яшђњчелђр дђ аны файдалана. Укытучылар, студентлар џђм мђгариф белђн кызыксынучылар љчен Интернетта татарча бернинди дђ мђгълњмат табып булмый иде. Шућа да бу бушлыкны тутырырга кирђк дигђн нђтиќђгђ килдем. “Белем.ру” доменын сатып алып, њз проектымны булдыра башладым. Ђлегђ ул ахыргача эшлђнеп бетмђде, менђ-менђ тђмамланачак џђм аныћ белђн куллана башларга мљмкин булачак. Килђчђктђ “Белем.ру”ны ић зур татар белем ресурслар њзђге итеп књз алдыма китерђм. Монда татар телен љйрђтњ генђ булмаячак. Укытуныћ норматив документлар базасы урын алачак, татар телендђге рефератлар эленђчђк, татар теле буенча белемне књтђрер љчен сорау алулар да кљтелђ. Кыскасы, татар мђгарифенђ кагылышлы нђрсђ бар, шуны табып булачак. Ђлегђ бу сайтныћ “forum.-belem.ru” адресы буенча форум бњлекчђсе эшли. Бњгенге кљндђ биредђ йљздђн артык кеше теркђлгђн. Књбесе укытучылар. Алар биредђ татар мђгарифенђ кагылышлы тљрле мђсьђлђлђр буенча фикер алыша. Бик ќанлы итеп бердђм дђњлђт имтиханы, татар мђктђплђре язмышы турында бђхђслђр бара. Татар укытучылары љчен бњгенге кљндђ популяр булган “блоглар” да эшлђдек. Укытучылар Интернетта њз кљндђлеклђрен алып бара алалар. Бу сайтны булдыруда ТР Министрлар Кабинетындагы Теллђр њстерњ буенча бњлек џђм ТР Мђгариф џђм фђн министрлыгы зур булышлык књрсђтђ. — Бњген дистанцион уку турында сљйлилђр. Књп кенђ ќирдђ ул гамђлгђ кереп бара. Бездђ бу мљмкинме? Мђсђлђн, Татарстаннан читтђ яшђњче кешенећ туган телен љйрђнђсе килђ, лђкин мљмкинлеге юк. Интернет аша татарча белем алу кайчан да булса тормышка ашармы? — Мондый проектларны булдыруда омтылышлар ясалды, лђкин алар тиешле финанс ярдђме књрсђтелмђгђч, туктап калдылар. Бу эшнећ никадђр авыр икђнен аћлап, башлаган эшлђренђ кул селтђп, ярты юлда ташлаганнары да булды. Минемчђ, Казан информацион-диагностик њзђге бу эштђ зур хезмђт куйды. Дистанцион уку буенча чит иллђрдђ ясалган махсус системалар бар. Бњген без шућа нигезлђнеп, аныћ татарча версиясе љстендђ эшлибез. Яртысыннан књбрђк љлеше башкарылды инде. Ул интернет аша эшлђячђк. Биредђ видеоэлемтђ оештырып булачак. Ягъни бу укытучы - укучы, ата-ана - укытучы арасында аралашу дигђн сњз. Бу “Белем.ру”да урнашачак, сайтны чын-чыннан зур портал дђрђќђсенђ ќиткерергђ уйлыйм. — Раил, бњген Татарстанныћ њз доменын булдыру турында књп сљйлђнелђ. Бу турыда берничђ ел элек татар интернетчылары Шаймиевка хат та юллаган иде, лђкин ќавабын ала алмадылар. Доменны яклаучылар булгач, аћа каршы чыгучылар да бар. Татарстан бђйсез дђњлђт тњгел, ул њз доменын булдыра алмый дигђн фикер ќиткерђлђр. Татарларныћ њз доменын булдырырга кирђк диючелђр сафында син дђ бар. Нђрсђ љчен кирђк ул? Югыйсђ “.ru” доменында да татар сайтлары менђ дигђн эшлђп килђ. Рунет бњген бик кић, лђкин ул татар џђм башка халыкларныћ сайтлары хисабына бай. Бњген мећђрлђгђн студент џђм гади кеше њз сайтларын эшли. Сђхифђне булдыргач, хезмђтен интернетка элђсе килђ. Чарасы булмагач, “.ru”га элеп куя. Ђгђр дђ кеше профессиональ веб-мастер дђрђќђсенђ ќитђ икђн, ул њзенећ сђхифђсе белђн баерга тели. Акча эшлђњ љчен аныћ сайтына кулланучыларныћ керње кирђк. Аларныћ саны књбрђк булсын дисђ, реклама бирњ мљџим. Ђ реклама, гадђттђ, урыс "поисковик"ларында гына эшлђнђ. Шућа да татар проекты итеп башланган хезмђтлђр урыс теллегђ ђйлђнђ. Татар телендђге сайтлар никадђр сыйфатлы, матур булмасын, халык белми икђн, аны тоту, аныћ љчен акча тњлђп тору файдасыз, буш эш. Бњгенге кљндђ татнет дигђн тљшенчђ юк. Ул теориядђ бар, лђкин чынбарлыкта юк. Бары тик татар сайтлары џђм ресурслары бар, ђмма аларныћ бердђм челтђре булдырылмаган. Безнећ хљкњмђт интернет технологиялђрен кулланып, никадђр акча эшлђп булачагын џђм њзећђ ућай имидж тудырырга мљмкин икђнне аћламый џђм аћларга телђми, ахрысы. 2002 елда Казанга Мђскђњдђн доменнарны теркђтњ уздырган оешмадан вђкиллђр килгђн иде. Русия интернет форумы (РИФ) кысаларында домен темасына њткђрелгђн "тњгђрђк љстђл"дђ алар: "Ђгђр сездђн гариза булса, без Татарстанныћ доменын булдыру эшлђрен башкарырга ђзер", — дип конкрет ђйттелђр. Књпме акча тњлђргђ, нинди кђгазьлђр тутырырга кирђклеге хакында сљйлђшњ булды. Эшне “ђ” дигђнче башкарыр љчен Татарстан хљкњмђтеннђн бары тик гариза гына язарга кирђк иде. Без њзебезнећ сайтларны “.ta” яисђ “.rt” адреслары белђн терки алыр идек. Лђкин бу эшлђнмђде, киресенчђ, ђлеге эшне артык сђясилђштереп, шау-шу куптардылар. Бђйсез дђњлђтлђр генђ њз доменын теркђтђ ала дигђн сњз чынбарлыкка туры килми. Дђњлђте булмаган миллђтлђр дђ терки аны. 2008 елда, мђсђлђн, рунетта сайтларны кирилл хђрефлђре белђн дђ терки башлаячаклар. Бер яктан, бу мљмкин дђ тњгел кебек, лђкин телђсђћ, бар нђрсђне дђ башкарып була. Татарстанныћ домены язмышын хђл иткђндђ дђ качып-посып дигђндђй ќыелышалар. Татар интернетчылары белми дђ кала. Татарча белмђгђн љч-дњрт кеше ќыела да домен язмышы турында уйлана. Аны хђл итђр љчен љстђ утыручылардан чын-чынлап бу мђсьђлђне аћлаган кешелђребез дђ юк. Шућа да аларныћ татар Интернетын њстерђбез дип чђпчеп сљйлђњлђре буш сњз булып кала. Русия хљкњмђте Интернет ярдђмендђ ђллђ нилђр эшлђргђ мљмкин булганын аћлый џђм аны њстерергђ акча кызганмый. Бу љлкђдђ конкрет адымнар ясарга кирђк. Ђлбђттђ, домен мђсьђлђсен хђл иткђндђ татар интернетчыларыныћ да бердђмлеге кирђк, алар арасындагы таркаулык моћа бераз комачаулый. Бњген тњрђлђр Татарстанны доменлы итђргђ каршы торса да, аныћ, џичшиксез, булуына ышанам. Менђ бу интервьюга килгђн чакта урамда каршыма егермелђп кыз-егет очрады, барысы да татарча сљйлђшђ, ђ љлкђннђр — урысча. Ђлеге татар яшьлђре књпкђ акыллырак, белемле џђм талантлы, интернет технологиялђренећ кљчен дђ яхшы аћлыйлар. Шућа да алар хљкњмђткђ килгђч, њз доменыбыз булыр дип уйлыйм. Килђчђктђ татар теленећ њсђчђгенђ ышанам. — Раил, "Татнет йолдызлары" конкурсы турында татар интернетчылары арасында тљрле фикерлђр ишетергђ була. Татар сђхифђлђрен барлау, популярлаштыру максатыннан эшли башлаган бђйгедђ соћгы елларда књбрђк урыс телле сайтлар ќићђ дигђн тђнкыйть сњзен ишетергђ мљмкин. — Елдан-ел татар тематикасына багышланган сайтларныћ саны арта бара. "Татнет йолдызлары" татар телендђге, татарлар турындагы, Татарстанга багышланган сайтларны барлау, аларныћ сыйфатын, санын арттыру буенча эш алып бара. Бу халыкара дђрђќђдђ уздырылган бђйге, анда килде-китте сайтлар куелмый, ќиренђ ќиткереп башкарылган, Интернетта эшлђп килњче сайтлар гына карала. Жюри гадел дип уйлыйм. Бу ућайдан "Татмедиа" бђйгегђ карата мљнђсђбђтен њзгђртергђ тиеш дип саныйм. "Татнет йолдызлары" халыкара исемен йљртђ икђн, аны оештыру, уздыру да шул дђрђќђдђ булырга тиеш. Ђгђр дђ ќићњчегђ љч тиенлек бњлђк тапшырылса, кешелђрне татар сайтларын ясарга, сыйфатын књтђрњ љстендђ эшлђргђ кызыксындырып булмый. Ђ татар сайтларыныћ призлы урыннар аз алуын бары тик аларныћ сан ягыннан урыс теллелђрдђн калышуында књрђм. Римма БИКМЉХЂММЂТОВА. |
АВТОР СТАТЬИ"ИРЕК МЂЙДАНЫ" гђзите,
|
Фотоархивпосмотреть >>>>>>>>>>> |
|
| Талгат Ахмадишин. e-mail: talgat@azatlyk.com. Связь с администратором сайта: admin@azatlyk.com Индекс для подписки: 25512. Адрес для писем: 423805, г.Набережные Челны, а/я 21. Телефон: (8552) 35-28-65. E-mail: mail@azatlyk.comcom Газета зарегистрирована в министерстве печати, телерадиовещания и СМИ под №0813. Мнение редакции газеты может не совпадать с мнениями авторов статей. Производство студии «Серебряная паутина» ©. |