![]() |
![]() |
![]() |
||||||||
![]() |
||||||||||
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
| |
Тарихка хилафлык килмђсен иде.Россия Федерациясе Оборона минстрлыгы тарафыннан Ватанныћ хђрби тарифындагы истђлекле даталар исемлегенђ Куликово кырында булган вакыйгаларга караган 21 сентябрь – 1380 елда Куликово кырында урыс полкларыныћ татар-монгол гаскђрлђрен ќићњен бђйрђм итњ кљне, имеш. Моны булдырмас љчен Мђскђњдђ яшђњче милли ќанлы атаклы татар генераллары Рђсим Акчурин, Арбек Ђюпов, Алмас Ђдџђмов, Раил Ђбраров џђм башка галимнђр Россия президенты В. Путинга хат та юлладылар, югыйсђ. Анда: “Књпмиллђтле илдђ бер халыкны икенчесенђ каршы кую, татарларны гомер-гомергђ гаепле санап, эчке дошманны эзлђњ, табу кемгђ кирђк?”. “1380 елда Куликово кырында Дмитрий Донской ќитђкчелегендђге урыс полкларыныћ “ татар-монгол гаскђрлђрен ќићњ кљне” нинди патриотик хислђр тђрбияли ала соћ?” – дип язылган иде. Тарихи сђхифђлђрдђн билгеле булганча, Куликово кырындагы сугыш урыныныћ тљгђл генђ кайда икђнлеген исбатлый торган документлар юк. Аны ике халык – татарлар џђм урыслар сугышы, ике ил, ике дђњлђт сугышы дип тђ ђйтеп булмый, чљнки ул вакытты ђле урыс дђњлђте булмаган. Алтын Урда эчендђ бары аерым кенђзлеклђр генђ яшђгђн. Бу – Сарайга бђйле Мђскђњ кенђзлеге џђм Алтын Урданыћ Кырым љслеше белђн идарђ итњче Мамай сугышы. 2005 елда аны “Куликово кырында татарны ќићњгђ 625 ел” дип зурлап бђйрђм иттелђр. Шул ућайдан џђр елны Россиянећ тљрле шђџђрлђреннђн тђре походлары оештыралар. Тик шунысы гаќђплђндерде: Вагиф Кочетков “Новые известия” газетасында басылып чыккан “Куликов кырында мђчет тљзергђ мљмкин” (19.07.2002) исемле мђкалђсендђ: “Алтын Урда хакимиятеннђн котылу татар халкына ирекле њсеш алу љчен кљчле энергия бирде”, - дип яза. Чынбарлыкта њз заманында Бљек Болгар безнећ татар миллђтенећ дђњлђте булган. Андый дђњлђтлђр дљньяда берничђ генђ исђплђнгђн. Алардагы тђртип њзе генђ дђ дистђлђгђн халыкларга њрнђк булган. Алтын Урда – безнећ дђњлђт. Шул заманныћ сђяхђтлђре, галимнђре шаккатып: “Алтын Урда бик бай, бик кљчле, мђдђниятле дђњлђт булган. Аныћ йљзгђ якын шђџђрендђ акча сукканнар”, - дип язганнар. Казан ханлыгы турында да шундый фикерне ђйтергђ була. Казанда яшђгђн урыс сђњдђгђрлђре, бертуктаусыз Мђскђњгђ хат язып, Казан ханлыгы ќирлђрен оќмах урыны дип алганнар. Мећ еллык тарихны нђкъ урталай бњлгђн Казан ханлыгын яулап алу фаќигасе ќир йљзендђге бу гњзђл мђмлђкђтнећ гомерен љзгђн. Бу фаќига миллђтебез язмышына яшен суккан кебек тђэсир иткђн. Менђ шул яшеннђн калган ялкын сљреме бњгенге кљнебезгђ дђ йогынты ясый. Татар миллђте ђле дђ дђњлђтсез булып кала бирђ. Ни кызганыч, СССР дип аталган империя чорында татарларны мећ елдан артык язган гарђп графикасыннан ваз кичерделђр. Аныћ урынына латин-яћалиф керттелђр. Аћа љйрђнеп кенђ бара идек, урыс графикасын – безнећ телгђ бљтенлђй кулай булмаган кириллицаны тактылар. Бу татарларны урыслаштыру, аларга ђйтсђк, бердђм совет халкы барлыкка китерњ љчен эшлђнде. Нђтиќђдђ, узган гасырныћ 60 нчы елларында Казанда, Татарстанныћ башка шђџђрлђрендђ, район њзђклђрендђ, авылларда татар мђктђплђре бетерелде. Татарча сљйлђшњчелђрдђн ачыктан-ачык кљлделђр. Татарныћ ић затлы кешелђре репрессия елларында юк ителде. Дин ђџеллђрен сљргенгђ озаттылар, аттылар. Бер сђяси хђл килеп чыктымы, миллђтнећ дошманнары, безне тђмам бетерергђ телђгђндђй, Куликово сугышын искђ тљшерђлђр, янђсе, безнећ белђн шаярмагыз, без барыбер ќићђбез. Лђкин шунысын оныттылар: Куликово сугышына ике гасыр ђзерлђнделђр... Алтын Урда тарихында Туктамыш хан ућышлары турында берничђ сњз ђйтеп њтђргђ кирђк. Мђскђњнећ Туктамыш хан явына каршы торырлык хђле булмаган. Куликово кырындагы урыс кенђзлђренећ “ќићње”ннђн соћ, Алтын Урдага буйсынып, Мђскђњ тагын йљз еллар буе салым тњлђргђ мђќбњр була: димђк, ђлеге “ќићњ”не бђйрђм итњ тарихы дљреслеккђ каршы килђ. |
АВТОР СТАТЬИСђгъдулла ШЂЙХУЛЛА-ЂНЂЛЕ,
|
Фотоархивпосмотреть >>>>>>>>>>>> |
|
|
Главный редактор: Талгат Ахмадишин. e-mail: talgat@azatlyk.com. Связь с администратором сайта: admin@azatlyk.com Индекс для подписки: 25512. Адрес для писем: 423805, г.Набережные Челны, а/я 21. Телефон: (8552) 35-28-65. E-mail: mail@azatlyk.com Газета зарегистрирована в министерстве печати, телерадиовещания и СМИ под №0813. Мнение редакции газеты может не совпадать с мнениями авторов статей. Производство студии «Серебряная паутина» ©. |