![]() |
![]() |
![]() |
||||||||
![]() |
||||||||||
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
| |
Татарларга нигђ џђйкђл куелмый?Мин узган гасырныћ 80 нче елларында берничђ тапкыр Литва Республикасындагы шифаханђдђ ял иттем. Андагы истђлекле урыннарда да булырга туры килде. Аларда џђрбер књренекле шђхескђ музей ачканнар џђм џђйкђллђр куйганнар. Ул шђхеслђр кайдандыр килгђн килмешђклђр яки бу иллђргђ бљтенлђй катнашы булмаган кешелђр тњгел, шул халыклар љчен зур хезмђт куйган шђхеслђр. Ђ татар иле Татарстанда? Миллђтебезнећ мђшџњр шђхеслђренђ ачылган музейларны џђм куелган џђйкђллђрне санарга кул бармаклары да ќитђрлек. Мђсђлђн, Казанда татар халкыныћ атаклы шђхеслђренђ ќиде џђйкђл бар: Габдулла Тукайга ике џђйкђл, Мулланур Вахитов џђйкђле, Бакый Урманче џђйкђле, Кол Гали џђйкђле, Муса Ќђлил џђйкђле, С. Сђйдђшев џђйкђле. Башка миллђт вђкиллђренђ исђ 19 џђйкђл 22 бюст куелган. Менђ алар: В.И.Ленинга дњрт џђйкђл, С.М. Кировка ике џђйкђл, А.С. Пушкин џђйкђле, Е.К Завойский бюсты, А.М. Бутлеров џђйкђле, А.В. Вишневский џђйкђле, А.Е. Арбузов џђйкђле, Ф.И. Шаляпин џђйкђле, Н.Е. Ершов бюсты, Карл Фукс џђйкђле, Н.Г. Столяров бюсты, В.М. Бехтеров бюсты, Лев Гумилев бюсты, В.И.Качалов џђйкђле, Л.Н. Толстой бюсты, Р.Е. Петров бюсты, Дементьев бюсты, сырачы Александров џђйкђле, М.Т. Нужин бюсты, “Дан аллеясы” монументаль комплексы (7 џђйкђл џђм 8 бюст), Н.И. Лобачевский бюсты, Лукницский бюсты, Ян Юдин џђйкђле, 1552 елда Казанны басып алганда њлгђн урыс солдатларына, Карл Маркс бюсты. Башкалабыз Казанда џђм республикабыз шђџђрлђрендђ без исемнђрен мђћгелђштерергђ телђгђн шђхеслђр, чыннан да, шушындый ихтирам-хљрмђткђ лаеклымы соћ? Казан шђџђрендђ немец галиме Фукска џђйкђл куелды, аныћ йљргђн урамына Карл Фукс исеме бирелде. Карл Фукс Казан тарихын, татарларныћ тормыш-кљнкњреш њзенчђлеклђрен, гореф-гадђтлђрен љйрђнњче галим буларак, халкыбыз тарихында югалмаслык эз калдырды, хуш, аћа џђйкђл куелсын да ди. Мљселман ќирендђ сыра заводы тљзеткђн Александровка ни љчен џђйкђл куелды исђ - џич аћлашылмый. Совет империясе вакытында Бауманга џђм Ленинга џђйкђллђр куелды. Аларныћ татар халкы мђнфђгатьлђрен якламауларын без тарихтан яхшы белђбез... “Ленин бакча”сында химик Бутлеровка џђйкђл куелуын ничек аћлатырга? Билгеле булганча, аныћ ќиденче буын бабасы 1552 елда Казанны алуда Явыз Иванга зур ярдђм књрсђткђн – Кремль диварын шартлатуны оештырган. Мондый вђхши хезмђте љчен аћа Явыз Иван Идел буенда зур мђйданлы авыл бњлђк иткђн. Кызганыч ки, бљтенлђй белмђгђн миллђттђшлђребез дђ бар. Галимнђребез дђ нигђдер шул хакта язмыйлар, чын, гадел тарихны торгызмыйлар, ђ бит халкыбыз чын тарихка сусаган. Чаллы шђџђрендђ В.Высоцкийга 18 тонна корычтан џђйкђл куелды. Сђбђбе – шђџђргђ килеп бер тапкыр ќырлап киткђн икђн! Казанныћ њзђк урамнарында Шаляпинга, Державинга џђйкђллђр... Алар татар халкы љчен нинди яхшылык эшлђделђр соћ? Бернинди дђ! Татарстанда хатын-кызларга куелган Џђйкђллђргђ килсђк, Алабуга шђџђрендђ М.Цветаевага џђйкђл куену мин берничек тђ аћлый алмыйм. (Соћрак ул шул ук Татарстан ќирендђ татар халкында сыену урыны тапкан). Югыйсђ ул њзенећ шигырьлђрендђ татар халкын хурлап, эткђ тићлђп язган бит. Ђ татар миллђтенећ йљзек кашы, атаклы композитор Сара Садыковага џђм халкыбызныћ батыр йљрђкле кызы, Советлар Союзы Герое Мђгубђ Сыртлановага ђлегђ кадђр џђйкђл юк. Мђшџњр миллђттђшлђребезгђ џђйкђл кую мђсьђлђсен, тљрле сђбђплђр табып, џаман сузып килђлђр. Инде џђркемгђ таныш Муса Ќђлил џђйкђлен алыйк. Мескен Мусаны яланаяк, богаулап, чђнечкеле тимерчыбыкка урап сынландырдылар. Югыйсђ, Германиядђ чагында Муса бервакытта да яланаяк булмаган, кулларына да богау салмаганнар. Инде чђнечкеле тимерчыбык турында ђйтђсе дђ юк. Бу џђйкђл “син, мескен татар, џаман да коллыкта яшисећме?” дип ђйтеп тора тљсле. Татар миллђтенећ мђшџњр шђхеслђре – Гаяз Исхакый, Шиџабетдин Мђрќани, Каюм Насыйри, Галимќан Ибраџимов, Габдулла Кариев, Сара Садыкова, Газиз Гобђйдуллин, Ќамал Вђлиди, Мљхтар Мутин, Фатих Кђрим кебек мђшџњр ђдиплђребезнећ џђм сђнгать ђџеллђребезнећ исемнђрен мђћгеллђштерњ ни љчен сузылып килђ? 1552 елда Казанны саклап џђлак булган каџарман бабаларыбызга лаеклы џђйкђл кайчан булыр икђн. 2005 елда – Казан Дђњлђт Университетыныћ 200 еллыгы ућаеннан университетныћ ике галиме: Завойский белђн Нужинга џђйкђл куелды. Икесе дђ башка халык вђкиле. Ђ менђ Гыйлем Камай нишлђптер онытылды. Югыйсђ ул да университет ректоры (директоры) булган. Сталин репрессиясе чорында каты ќђзалар кичергђн. Ќитђкчелђр тарафыннан ђлегђ татар миллђтенећ мђшџњр шђхеслђренећ исемнђрен мђћгелђштерњ мђсьђлђсенђ игътибар ќитеп бетми. Кайчан татар миллђтеннђн булган шђхеслђргђ тиешле игътибар булыр да, џђйкђллђр куелып, урамнарга исемнђре бирелеп, аларны мђћгелђштерлђр икђн?! |
АВТОР СТАТЬИ
|
Фотоархивпосмотреть >>>>>>>>>>>> |
|
| Главный редактор: Талгат Ахмадишин. e-mail: talgat@azatlyk.com. Связь с администратором сайта: admin@azatlyk.com Индекс для подписки: 25512. Адрес для писем: 423805, г.Набережные Челны, а/я 21. Телефон: (8552) 35-28-65. E-mail: mail@azatlyk.comm Газета зарегистрирована в министерстве печати, телерадиовещания и СМИ под №0813. Мнение редакции газеты может не совпадать с мнениями авторов статей. Производство студии «Серебряная паутина» ©. |