«АЗАТЛЫК» - обўественно-политическая газета
главная о нас архив гостевая форум татарский тарская латиница русский

     

ФОРУМ УЗДЫ. НЂТИЌЂСЕ НИНДИ БУЛЫР?



Ике елга бер Татар яшьлђре ќыены њтђ. Быел ул август азагында узды. Чарада Татарстаннан, Русия тљбђклђреннђн џђм чит илдђн 475 делегат катнашты. Ќыенныћ географиясе кићђя, катнашучыларныћ саны да арта дигђндђй. Сњз дђ юк, масштаблы зур форум булды ул. Лђкин сан ягыннан куып, чараныћ сыйфаты, шулкадђр халыкны Казанга туплауныћ максаты онытыла шикелле.


Рђттђн љч форум њтте, бљтенесендђ дђ булдым. Беренчесе танышу кебегрђк узды. 2004 елда књпчелек Казанга нинди максатлар белђн ќыелышканын аћлап та бетермђгђндер, мљгаен. Хђер, беренче ќыенда халык њзара элемтђлђр булдырды, Казан, Татарстан белђн танышты.


2006 елда делегатлар составы књпкђ сыйфатлырак иде. Казанны књрергђ килњчелђр арасында фикерли белгђн, њз тљбђгендђ конкрет проектларны тормышка ашырган булдыклы кызлар-егетлђр шактый иде. Гадђттђ, ић кызыксыз пленар утырышлар ялкынлы чыгышлар белђн истђ калды. Љч кљн эчендђ ял да итте, эшлђде дђ яшьлђр.


Быел исђ ќыенны биш кљнгђ сузарга булганнар. Зур программа тљзелгђн. Планга пленар утырышлар, тљрле секциялђргђ бњленеп эшлђњ, резолюциялђр кабул итњ, тавышка куеп бюро рђисен, составын сайлау џђм ял итњ чаралары кергђн. Кыскасы, ел да бер њк сценарий. Хђер, моћа августта ќыелганнар каршы тљште, аралашырга, эшлекле сљйлђшњлђргђ вакыт юк дип ризасызлык белдерде. Алдан тђкъдим ителгђн бюро составы белђн дђ килешмичђ, њзлђренекен алга сљрделђр, форум начар узды дип тђнкыйтьлђделђр. Хђер, туй њпкђсез булмый, дилђр. Тђнкыйть тђ урынлы.


Дљрес, делегатларны урнаштыру, ашату-эчертњ, экскурсиялђргђ, концертларга йљртњ шђп оештырылган, хилафлыклар юк дисђћ дђ була. Мондый ќыеннарны уздыруда Бљтендљнья татар конгрессыныћ тђќрибђсе зур. Ђ эчтђлеге, чыннан да, аџ итђрлек тњгел иде аныћ. Фђњзия апа Бђйрђмованыћ форумныћ идеологиясе юк дигђне дђ дљрестер, бђлки. Лђкин моныћ объектив сђбђплђре дђ юк тњгел. Форумныћ эчтђлеге љчен љч-дурт кеше ќаваплы булды, ќыенныћ биш кљнендђ дђ 500 кешегђ тирђн идеология белђн сугарылган чараларны уздыруга аларныћ гына кљче ќитми, билгеле. Моћа љстђп алар техник проблемаларны, акча мђсьђлђсен дђ хђл итеп йљрде. Бђлки, форумныћ эчтђлеге турында аныћ "начар эшлђде" дигђн бђя алган Бюросы кайгыртырга тиеш булгандыр? Кызганыч, лђкин ике ел элек узган ќыенда Бюрога сайланган яшьлђрнећ књпчелеге форум узгач, тантана њткђч, тынычланды.


Быел Ринат Закиров дилбегђне яшьлђр кулына бирергђ вакыт дип чыгыш ясады. Чыннан да, вакыт. Форумны оештыру башында яшьлђр торса, мљгаен, пленар утырыш џђм еллар дђвамында секциялђрдђ бер њк кешелђрнећ нотык сљйлђвеннђн баш тартыр иде алар. Нђрсђгђ кирђк ул сђгатьлђр буе сђхнђдђ корылган президиумда кешелђрнећ утыруы? Советлар вакытындагы партия утырышлары заманасы њтте. Казанга килеп, хисап тотулар да юкка вакыт џђм акчаны сарыф итњ генђ. Секция темаларын да, аныћ формасын да тамырдан њзгђртергђ кирђк. Резолюциялђрдђ дђ еллар дђвамында гомум сњзлђр языла яисђ кљчтђн килмђслек проектларны тормышка ашыру максат итеп куела. Мђсђлђн, татар гаилђсе буенча секциядђ кабул ителгђн карарда "Нђселлђр чылбырын, гаилђ-ыруг шђќђрђсен љзмичђ татар гаилђсе традициялђрен мирас итеп килђчђк буыннарга тапшыру" дип язылган. Яшьлђр форумы Бюросы моны ничек тормышка ашыра ала соћ? Яисђ бюрога хљкњмђт белђн бергђ Татарстанныћ этник туризм системасын булдыруда ярдђмлђшњ дигђн карар чыгарылды. ТР Яшьлђр, спорт џђм туризм министрлыгы њзе дђ моны башкара алмаганны яшьлђрнећ иќтимагый оешмасы ничек булдыра алыр икђн соћ?! Яисђ "Глобальлђшњ шартларында татар телен саклау проблемасы" секциясендђге карарда "Татар телен саклау турында" Закон кабул итњ, теллђр турындагы законны гамђлгђ ашыру буенча Республика Советы тљзергђ дип язылган иде. Ђлбђттђ, кирђкле, яхшы гамђл. Лђкин бњгенге тормышка реаль караган кеше моныћ чынга ашмаслык гамђл икђнлеген аћлый. Бу дђњлђт дђрђќђсендђ башкарыла торган эш. Мондый тормышка ашмаслык резолюциялђр кабул итњ форумда катнашучыларныћ реаль тормыштан никадђр ерак торуларын књрсђтђ тњгелме?


Бњген татар миллђтен нинди проблемалар борчыганын барыбыз да яхшы белђ. Тљп максат — аларны чишњ љстендђ даими эш алып бару. Ђ моћа ирешњ љчен конкрет проектлар булдыру зарури. Берничђ проектны алып, шуны гамђлгђ ашыруныћ юлларын булдырып, кем кайсы эш љчен ќаваплы булуын билгелђр љчен Казанда џђм тљбђклђрдђ яшђњче лидерларны, пиарчыларны, интернетчыларны џђм журналистларны ќыю да ќитђр иде. 70-80 кешелек ќыенны њткђрњ књпкђ ќићелрђк џђм ић мљџиме нђтиќђлерђк булыр иде. Яшьлђргђ Казанда мастер-класслар оештыру кирђклеге кљн кебек ачык. Тљбђклђрдђ яшђњчелђр моны књптђннђн сорый. Татарча дискотекалар њткђрњ, урыннарда милли матбугатны оештыру буенча бары тик шушы љлкђлђрдђ генђ эшлђњчелђрне ќыеп, љйрђтеп, џљнђрлђрен њстерњ буенча махсус укытулар уздыру књпкђ отышлырак булыр .иде. Татар интернетчыларына аерым ќыелып, њз љлкђлђрендђге проблемалар љстендђ эшли башларга вакыт ќитте. Моныћ љчен чыгымлы зур ќыеннар оештыруныћ кирђге юк.


Ђлбђттђ, яћа сайланган рђис џђм бюро составына кергђн яшьлђр кулларыннан килгђнчђ эшлђячђк. Лђкин матди яктан алар куђтлђнмђгђн џђм проектларын тормышка ашыруда яшьлђргђ тулы ирек бирелмђсђ, алга китеш сизелмђячђк. Ике елдан соћ да быелгы кебек форум бюросыныћ эшлђп китђ алмавына бер кешене генђ гаеплђп калдырулары бар.


Римма Бикмљхђммђтова



АВТОР СТАТЬИ

"Ирек мђйданы"
№10, 2008 ел
Фотоархив
посмотреть >>>>>>>>>>>>
Рейтинги





Rambler's Top100


bnr     
Главный редактор: Талгат Ахмадишин. e-mail: talgat@azatlyk.com.   Связь с администратором сайта: admin@azatlyk.com
Индекс для подписки: 25512. Адрес для писем: 423805, г.Набережные Челны, а/я 21. Телефон: (8552) 35-28-65. E-mail: mail@azatlyk.com
Газета зарегистрирована в министерстве печати, телерадиовещания и СМИ под №0813.
Мнение редакции газеты может не совпадать с мнениями авторов статей.

Производство студии «Серебряная паутина» ©.