«АЗАТЛЫК» - иќтимагый-сђяси газета
баш бит без архив кунакханђ форум татарча татарча-латинча урысча

     

БЕЗНЕЋ КАЛХУЗДА

Элек безнећ "Татарстан" калхузы "интернациональнный" иде. Хђзер "мнугунациональныйга" ђверелде. Персидђтелебезне бик яратабыз болай, калхуз эшен ђйбђт алып бара. Элек калхузыбызда иртђ белђн нђрђт бирергђ радиобыз бар иде, тњлкђ аннан татарча сљйлђргђ њзебездђн рљхсђт юк иде. Мђскђњгђ барып радиодан татарча сљйлђргђ њзебездђн рљхсђт алып кайтты персидђтел. Анысы, шундыйрак чорлар иде инде ул: њзебездђн рљхсђт булмау сђбђпле, татар мђктђплђрен дђ ябып, урысчага ђйлђндереп бетергђн идек инде без. Хђзер инде, Аллага шљкер, њзебездђн шундый зур авырлыклар белђн рљхсђт алгач, балалар мђктђптђ татарча укый башлады. Тик менђ шунысы гына ни...

Безнећ балалар яследђ њк татарча сљйлђшђ башлап (анысы да њзебездђн рљхсђт алган идек шул) мђктђпкђ баралар да, мђктђптђ татарча укып институтка баралар. Ђмма институтта татарча укытырга тагын њзебездђн рљхсђт юк бит ђле менђ… Нишлђргђ соћ, ђллђ тагын Мђскђњгђ барыргамы соћ дип, соћгы араларда бик башын кашып йљри ђле персидђтел. Мђскђњгђ барып, њзебездђн институтта татарча укырга рљхсђт алып кайтырга микђн, ди...

Ђле књптђн тњгел, калхузыбыз "интернациональныйдан" "мнугунациональныйга" ђверелгђн заманда персидђтелебез яћадан Мђскђњгђ китеп, анда атналарайлар йљри торгач, ниіаять, њзебездђн бик зур авырлыклар белђн рљхсђт алып, калхуз телевидениесен дђ булдырдылар. Персидђтелебез бњтђн нђрсђне бик белми њзе, ашауэчњ ягын ђйбђт кайгырта. Ит белђн сљт, бђрђћге белђн катык, дућгыз белђн тана, комбайн белђн трактор, урып ќыю вђ сугу... Калхуз телевидениесеннђн да шуны гына књрсђтђлђр. Элеккеге "интернациональный" заманада калхузда телефон буенча коммутатор булып йљргђн Аликны хђзерге "мнугунациональный" заманда комментатор итеп куйдылар. Шул Алик, ђйтик, кырда мђш килеп эшлђп яткан комбайннарныћ берсе янына килђ дђ, тњбђндђгечђ итеп аћлатма бирђ:

Менђ бу комбайн инде... Ул ура инде... Комбайнныћ књперчегендђ, ђнђ њзегез књрђсез Тњбђн очныћ Чулак Мљкатдђс абзый инде. Мљкатдђс абзый, тљш ђле монда!

Комбайнны туктатып, Мљкатдђс абзый ќиргђ тљшђ, бик мђгънђле генђ итеп борын сећгерђ іђм Алик янына килђ:

- Ни бар, Алик энем?

- Урасыћмы инде?

- Урам инде.

- Ђйбђт, ђйбђт инде. Бер ничђ еллап урасыћ инде, Мљкатдђс абзый?

- Бер утыз-кырык еллап бардыр инде.

- Књп инде!..

- Књп инде.

- Ашлык књп чыгамы инде, Мљкатдђс абзый?

- Чыккан ќирдђн чыга инде. Чыкмаган ќирдђн чыкмый инде...

Мљкатдђс абзый, комбайнына менеп, басу буйлап кузгала.

Алик та шул хут белђн сыер савучылар турында бер дигђн тапшыру ђзерлђргђ кардага китђ.

Менђ бу сыерлар инде... Сыерлар янында дояркалар инде... Алар сыер сава инде. Сабира апа, кил ђле монда!

Сыер астыннан итђге генђ књренеп торган Сабира апа кулларын алъяпкычына сљртђсљртђ моныћ каршына чыга:

- Ни бар, Алик?

- Сыер савасыћмы инде, Сабира апа?

- Савам инде.

- Бер ничђ еллап савасын инде, Сабира апа?

- Бер иллеа-лтмыш еллап кына бардыр инде. Њземне белгђннђн бирле сыер савам инде мин.

- Ђйбђт инде.

- Ђйбђт инде. Сыерлар гына картаеп бетте, шунысы гына начар инде. Њзебез дђ картайдык, сыерлар да картайды хђзер.

Шулай: эшлибез.

Эштђн соћ њзебезнећ эшлђгђнне телевизордан карыйбыз.

Њзебезнећ калхуз телевидениесеннђн генђ тњгел, Мђскђњ телевидениесеннђн дђ безне гел мактап, сљйлђпкњрсђтеп торалар. Рђсђйдђ ић алдынгы калхуз безнећ "Татарстан" икђн хђзер. Аћа сљенешеп утырабыз инде њзебез. Эшлђгђн саен эшлисе килђ, кулдан сђнђк, кљрђк тљшми, аркада арыш капчыгы. Кыш уртасына тикле орчык хђтле мђктђп баласыннан алып, аягында басып тора алган пенсионер ђбибабайларга тикле чљгендер басуында… Эшлђгђнне итен, сљтен, маен, ашлыгыигенен тљйибез дђ Мђскђњгђ ќибђрђбез. И мактыйлар тегендђ безне. Мактаганга сљенђбез инде. Тырышабыз инде, шундый зур исемне акларга кирђк бит! И ђйбђт сез; њзегез дђ бик ђйбђт, калхузыгыз да бик ђйбђт, персидђтелегез дђ ђйбђт, дилђр. Менђ тњлкђ эшлђгђн бљтен ђйберегезне Мђскђњдђ фђлђн дигђн бер ата жулик ќыеп та алган, чит илгђ алып чыгып качкан бит ђле, дилђр… Их, без ђйтђбез, аны берђр ничек тотып булмадымыни соћ? Юк, дилђр, аны ничек тотасын ул бит менђ кљндез безнећ белђн ђйбђт кенђ эшлђп йљри дђ, тљнлђ торып сез ќибђргђн ђйберне урлый икђн; аны берничек тђ тотып булмый шул, дилђр. Ну, сез аћа бик игътибар итмђгез, сез барыбер бик ђйбђт калхуз, молодцы, дилђр.

Мактаганга тагын књћелебез була, тагын сљенешђбез, арабызда нечкђ књћеллерђк, эшлиэшли тђмам шыр сљяккђ, шырпыга калган бер хатынкыз гына шул Мђскђњдђн ќибђргђн байлыгыбызны урлап качтылар дигђн хђбђр килгђч, кычкырып торып елап ќибђрмђсенме? Ник елыйсын, юлђр, дибез. Теге, безнећ калхуздан ќибђрелгђн малны чит илгђ алып чыгып сызган ата каракны каргап елый, икђн.

- Я татарка сердцем эслабый!.. ди, 80% эздоровья я калхузу отдала!.. ди.

Аныћ процентын каян чутлагандыр инде, ђмма, шулай да Мђскђњдђн безнећ такмаклап елаган хатынны бљтен дљньяга телевизордан књрсђттелђр теге ата жулик оялып, акчаларны кире кайтарып бирмђсме, дип.… Теге жулик, чыннан да, бик нык оялып, акчаларны кайтарып та биргђн: икенче ата жулик шуны гына кљтеп торып, тагын икенче чит илгђ алып сызган, дилђр...

...Ђле менђ тагын заманына књрђ дип, персидђтелебез Мђскђњгђ барып, ниндидер бер "ассоциация" дигђн договор тљзеп кайтты. Ул договор буенча безнећ "Татарстан" калхузында хђзер ике дђњлђт теле була, имеш. Шул договорныћ бик књркђм ќимеше персидђтел шул договорга имза салып йљргђндђ калхуз телевидениесе бљтен дљньяны шаккатырып ике сђгать буе татарча сљйлђде. Гел хикмђт хђл булды инде ул, малай. Элегрђк, књп булса шул 15 минут Алик комбайн белђн сыер савучыларны књрсђтеп, калхуз ќыелышында калхузчыларны ватасындыра урысча сљйлђгђннђрен генђ књрсђтђ иде. Калхуз телевидениесе ике сђгать татарча сљйлђгђн ул кљнне диктор кызларыбыз татарча сљйлђшњ оятыннан ќир тишегенђ кереп китђрдђй булып, колакларына тикле кызарып утырдылар.

"Ассоциация"нећ файдасы бик зур булды: рђхђтлђнеп комбайнда эшлђп кайтасыћ да, кайтып ике сђгать буе комбайнда эшлђгђнећне карыйсыћ. Кайвакыт телевизордан персидђтелнећ "почемупотомушталап" урысча сљйлђгђнен дђ књрсђтђлђр... Кайвакыт биегђнен дђ књрсђтђлђр. Биюен ђле њзе татарча бии, сљйлђве урысча инде чљнки калхуз бит "мнугунациональный": бездђ яшђгђн бер чукча, ике мукшы, бер чуаш, биш ђрмђнне кая куясыћ, ди персидђтел.

Иртђнге сђгать ќидедђ тапшыруларны башлыйлар. Чатлыботлы мишђр акценты белђн кљдрђ башлы тњбђн оч мишђре Вђсим башта њзенећ югары очтагы, аннары тњбђн очтагы туганнарыныћ хђллђрен белеп чыга: кемнећ сыеры бозаулаган, кемнећ сарыгы бђрђнлђнгђн.… Персидђтелгђ ни ялындылар, калхузныкы булса да телевидение бит инде бу, пычакны "пыцак", љйне "њ", "тњшђмне" потолок ди бит. Татарчарак сљйлђрлек берђр кеше таба алмыйсыћмы, дип, юкмы соћ сезнећ туган ягыгыз Мамадыштан њзегез шикелле арурак бер кеше, дип. Юк, ди, безнећ татарда татарча сљйлђшђ белгђн кеше юк, ди. Бљтенесе урыслашып, ђрмђнлђшеп, њзбђклђшеп, кайберлђре, Себер тирђсенђ киткђннђре, чукчалашып ук кайтканнар икђн. Шуныћ љчен безнећ татарча сљйли торган радиобыз да кайвакытта кљннђр буе я чуаш, я чукча ќыры тапшыра, я кайвакыт бљтенлђй ђрмђнчђгђ кереп китђ. Бер сњз ђйтђ алмыйсыћ, чљнки калхузыбыз "мнугунациональный". Мђсьђлђгђ реаль карарга кирђк ди персидђтель. Калхуз бит ни татар, ни урыс, ни чуашныкы; ягъни беркемнеке дђ тњгел, ди. Хуш, бу турыда бик ук кычкырып ђйтергђ ярамый икђн тагы бу милли мђсьђлђлђрне књтђрњ була икђн.…Кыскасы, менђ шулай яшибез. Хђзер безнећ калхузныћ ике мукшысы, мукшы тапшыруларыннан љйрђнеп, мукшыча сљйлђшђ башлады. Калхуздагы чукчаны чукчача љйрђтер љчен Гренландиягђ барырга йљрибез. Гренландиягђ барып, чын чукчаны шуннан, таулар арасыннан тотып алып кайтып, радиодан шуны сљйлђтђ торгач, ђллђ теге чукча да чукчача сљйлђшђ башлар иде микђн, ди персидђтел.

Чукча дигђннђн... Хђзер бездђ алар берђњ генђ тњгел, икђњ инде. Безнећ Алик љйлђнмђгђн иде бит, Себергђ китеп ниндидер Биробиджан дигђн шђіђрдђ ай ярым яшђп, шуннан бер дигђн чукча кызын калхузыбызга килен итеп алып кайтты.

Ул чукча киленнећ матурлыгын књрсђћ!.. Ул аныћ аяк атлаулары! Ул аныћ киенњлђре! Ул сљйлђшњлђре! Билгеле, сљйлђшње безнећчђ тњгел урысча инде. ќђбрђйчђ дђ шђп сљйлђшђ икђн. Чљнки Биробиджанда ќђбрђйлђр Израильдђн дђ књбрђк икђн. Менђ шул чукча килен башта ђйбђт кенђ йљрде, татарча да ике сњз љйрђнде "исђнмесез" белђн "сау булыгыз"ны. Аннары ђллђ "исђнмесезне" онытты хђзер исђнлђшкђндђ дђ "сау булыгыз" гына ди. Бу ни эшлђп шулай икђн, дип аптырашып йљри идек, ђкренлђп ачыкланды чукча килен безнећ калхузны ошатмаган икђн, калхузлары бик артка калган дип, монда муда буенча бер нђрсђ дђ эшлђнми хђзер, дип тоткан да њзе элек яшђгђн Биробиджанга хат язып ќибђргђн ди. Биробиджаннан теге хатны туптуры юллаганнар Мђскђњгђ (чукчалар анда да књп икђн). Мђскђњдђ теге хатны алып укыйлар да, безнећ персидђтелне "на ковер" чакырып алалар. "Без сине монда алга киткђн дип сљйли идек, юк, сез артка калгансыз икђн", дип эт итеп сњгђлђр. Персидђтел ќибђрелгђн ит, сљт, май, катыкны ђйтеп тђ карый юк белђн баш катырма ђле монда, ђллђ кайчан чит илгђ урлап качтылар инде аларны, дилђр. Персидђтел аптырагач, калхуз ќиреннђн чыгарылган нефтьне искђ тљшереп карый.

Нефтегезне сезнећ теге "интернациональный" заманда ук урлаган иделђр, дилђр.

Кыскасы, чукча килен безнећ калхузыбызны яратмады, торабара "исђнмесезебез"гђ "сау булыгыз"ны да ђйтми башлады. Алик мескенне дђ бљтереп алды коры тота, тегенећ сњзеннђн чыкмый, Алик.

Чукча килен "сау булыгыз"ны ђйтми башлагач калхуз телевидениесеннђн ике сђгать буе татарча комбайннар, сыер абзалары турында тапшырулар да бетте, ќырбиюлђр инде ђллђ кайчан юкка чыкты. Сирђкмирђк персидђтелебезнећ генђ татарча биегђнен књрсђтеп алалар алуын; биюен ђле татарча бии, ђмма сљйлђшњен инде тагын урысча сукалый башлады; чљнки Аликны чукча хатыны татарча сљйлђгђнне аћламый, аћламагач, калхузга каршы берђр нђрсђ сљйлђми микђн бу персидђтел, дип, Алик яздырган тасмаларны кайчы белђн кисеп утыра икђн... ќилнећ кайсы якка искђнен бик тиз сизеп ала персидђтел, шулай итеп њзе дђ урысчага књчте... Кайвакыт, берике татарча сњз ђйтеп ала њзе анысына чукча килен тими, ди, татарлар арасында ђле дебильныйлар бик књп, шуларга аћлатма ясарга бик ђйбђт була инде дип ђйтђ, ди...

Инде алга таба чукча хатын шундый итеп куйды эшне мескенкђем Алик "мнугунациональный" телевидениедђ ялгышлык белђн берђр татарча тапшыру кертеп ќибђрсђ, Алик бичараны тљнлђ якын да ќибђрми икђн, караватыннан тибеп кенђ тљшерђ, ди. Алик, ялгышыпмыонытылыпмы, шундый тапшырулар ясаса, шундук йљгереп килеп ќитђ, ди:

- Алик, ник бу татарлар татарча бии?

- Татар булгангадыр, дип ђйтђ ди теге.

- Ђ ник алар татарча сљйлђшђ?

- Татар булгангадыр инде, ди теге мескен алдагы сњзлђрен кабатлап.

- Юк! дип кычкырган, ди кљннђрнећ бер кљнне чукча килен. Сезгђ бу дебильный биюлђрегез белђн бергђ шушы дебильный телегездђ сљйлђшњлђр ќитте! Мин сезгђ культура кертђм! Моннан соћ мондый тапшырулар дљньяга чыкмый, беттекитте!

Менђ шундый хђллђр...

Ђле алай гына тњгел, чукча килен Мђскђњдђге ђллђ нинди партиягђ член булып кереп кайткан да, хђзер болай дип сљйлђнеп йљри ди:

Нишлђп ђле бу сезнећ "мнугунациональный" калхузыгыз "Татарстан" дип атала? Нишлђп ђле менђ ул… "Чукчастан" тњгел? Ник сез безне кысасыз?.. Кая безнећ хокук?

Дљрес ђйтђ, ди дљньяны књп књргђн персидђтел. Калхузыбыз бит "интернациональный". Ягъни "мнугунациональный". Кыскасы, тегелђй дђ болай, болай да тегелђй.

...Ђле менђ соћгы араларда безнећ "Татарстан"да, кешедђн калышмыйк дип, басуда комбайннарны узыштыру башланды. Урыпќыю беткђч, берђр иркенрђк басуны сайлап алабыз да, икенче башына калхуз ђлђмен утыртып куябыз да... башлана! Тотына комбайннар басу буйлап чабарга!.. Ыжгыралар гына, малай! Ић алдан ќырчы Азамат элдерђ бљтен басуны яћгыратып, чукча килен калхуз телевидениесенђ бљтенлђй чыгартмаганныћ њчен ала. Аныћ артыннан персидђтел малайлары... Алар артыннан персидђтелнећ урынбасары...

Бњтђнчђ ни эшлисећ инде бу калхузда?..

ЯЗМАНЫЋ АВТОРЫ

Рафис Сђлимќанов
Фотоархив
фотоларны кара >>>
Дђрђќђбез





Rambler's Top100


bnr     
Баш редактор: Тђлгат Ђхмђдишин. e-mail: talgat@azatlyk.com.   Сайтныћ администраторы белђн элемтђгђ керњ: admin@azatlyk.com
Газетка язылыр љчен индекс: 25512. Хатлар љчен: 423805, Чаллы ш., а/я 21. Телефон: (8552) 720-847
Газета Татарстан Матбугат телерадиотапшырулар эшлђре џђм массакњлђм коммуникация
чаралары министрлыгында 0813 саны белђн теркђлде.
Авторларныћ фикере редакция фикере белђн туры килмђскђ мљмкин.

Сайтны башкаручы «Кљмеш пђрђвез» остаханђсе ©.