![]() |
![]() |
![]() |
||||||||
![]() |
||||||||||
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
| |
ТАТАР ЉЧЕН КЕМ КЉРЂШСЕН, КЉРЂШМЂСЂ ТАТАР ЊЗЕ?!Ырынбур љлкђсенећ тљньяк-кљнбатышына урнашкан зур гына бер татар авылы бар — Ђсђкђй дип йљртђлђр аны. Авыл бик борынгы — монда 500 еллык мљселман кабер ташлары табылган. Заманында ул Ырынбур љлкђсенећ бер дини-мђдђни њзђге булып торган. Анда Дђдмђнд, Риза Фђхретдинов еш кунак булган. Риза казыйныћ Ђсма исемле кызы да шушы авылда дљньяга килгђн. Ђсђкђй авылында бљтен Россиягђ билгеле булган дин ђџеле Кђлђметдин хђзрђт Шђћгђрђев туган џђм шушы авыл зиратында ќирлђнгђн. Кђлђметдин хђзрђтнећ 11 баласы џђм дистђлђгђн оныгы бњген бљтен Россиядђ Ислам динен тарата, мљфти, мулла, мљгаллимнђр булып эшли… Ђмма ни кызганыч, заманында гљрлђп торган саф татар авылы Ђсђкђй бњген тулысынча урыслашып бара. Заманында бер урыс та яшђмђгђн Ђсђкђй авылын район њзђге ясыйлар џђм татарлар љстеннђн ќитђкчелек итђргђ урыс-мукшыны китереп тутыралар. Район њзђге булгач, тљрле оешмалар, предприятиелђр, “Сельхозхимия”лђр ачалар, аларга ияреп авылга урыс-улак кереп тула. Бњгенге кљндђ Ђсђкђйдђ яшђњче халыкныћ 17 проценты — урыс џђм мукшы, ягъни 6 мећлек Ђсђкђй халкыныћ мећнђн артыгы башка миллђт вђкиле. Шунысын да ђйтергђ кирђк, район хакимият башлыгы — мукшы (мордва) кешесе, район прокуроры — мукшы, судья — мукшы, район газетасы редакторы — мукшы… Бу “аксљяклђр” исемлеген тагы бик озынга сузарга булыр иде, чљнки мондагы ќитђкчелек, нигездђ, кода-кодагыйлардан тора... 5 мећ татар яшђгђн Ђсђкђйдђ бњген бљтен рђсми эшлђр бары тик урыс телендђ алып барыла. Урта мђктђптђ укыту бары тик урыс телендђ генђ алып барыла, татар теле хђтта предмет буларак та кертелми. Авылда бљтен књргђзмђ-агитацион материаллар бары тик урыс телендђ. Элек авыл уртасында сугышта њлеп калган Ђсђкђй татарлары љчен истђлек ташы торган, анда “Батырлар даны мђћге онытылмас!” дип татарча язылган булган. Ќићњ бђйрђме кљне алдыннан район ќитђкчелеге ул ташны алдырып ташлаткан, имеш “Сез анда њз телегездђ ђллђ нђрсђ язган булырга мљмкинсез!” Хђзер ул хђтер ташы мулла бабайныћ ишек алдында капланып ята… Ђсђкђй авылыннан татарныћ Сабан туен да шулай “њзенчђлекле” итеп куып чыгаралар. Юк, аны рђсми рђвештђ бетермилђр, ђ урысларныћ “Троица” бђйрђмнђре белђн берлђштереп “Яшьлђр кљне” белђн кушып, татарныћ Сабан туен “Район кљне” итеп уздыра башлыйлар. Шулай итеп борынгы татар авылында урыс телле, урыс аракылы яћа бђйрђм барлыкка килђ… Ђмма 17 процентлы килгђн килмешђклђр моныћ белђн генђ туктап калмыйлар — Ђсђкђйнећ борынгы зираты урынына… чиркђњ китереп сала башлыйлар! Авылда бу вђхшилеккђ ачыктан-ачык каршы чыгучы бер татар табыла, ул — ќирле журналист Фђрит Ногманов була. Ул зират љстенђ чиркђњ салырга ярамаганлыгы турында њзе эшли торган район газетасына мђкалђ язып чыга, мљселман-татарларныћ хокукларын яклый. Менђ шушы гадел мђкалђсеннђн соћ Фђрит Ногмановка Ђсђкђйдђ кљн калмый. Район газетасы редакторы аны эштђн чыгарып ташлый. Дљреслек эзлђп Мђскђњгђ хат язган љчен Фђрит Ногмановка каршы Ђсђкђйдђ ќинаять эше ачалар, аны “ваџабит” дип атыйлар, тљрмђгђ утырту белђн яныйлар. Бњгенге кљндђ дђ Фђрит Ногмановны Ђсђкђйдђ бер генђ ќиргђ дђ эшкђ алмыйлар, гел янап, куркытып, пычратып торалар, машинасын ватып-ќимереп киткђннђр… Менђ шушындый газаплар бђрабђренђ, журналист, иманлы татар кешесе Фђрит Ногманов Ђсђкђй авылында борынгы мљселман зираты љстенђ чиркђњ салдыруны туктатып калды. Ул карагруџ кљчлђргђ каршы њзенећ иманлы ќанын, туры калђмен куйды. Телебез, динебез, ирегебез, ќиребез, намусыбыз, хокукларыбыз љчен менђ шулай кљрђшкђндђ генђ татар ќићеп чыгачак! Ђмма бу ђле безнећ кљрђшнећ башы гына. Ђле безгђ Ђсђкђй авылын яћадан татарлаштырасы бар, иманга кайтарасы бар. Ђсђкђй авылы кебек мећлђгђн татар авылларын ятлар тђэсиреннђн аралап аласы бар, килгђн килмешђклђрнећ оятсыз басымыннан коткарасы бар. Ђле безгђ Татарстаныбызны бђйсез дђњлђт итђсе бар, моныћ љчен џђр татарга чын кљрђшче булу кирђк. Кљрђшмибез икђн, бљтен татар илен Ђсђкђй язмышы кљтеп торырга мљмкин!!! Борынгы тарихыбыз љстенђ чиркђњлђр салынмасын дисђк, миллђттђ мећлђгђн, миллионлаган Фђрит Ногмановлар булырга тиеш! Ђсђкђй авылыннан мин ђнђ шундый фикерлђр белђн кайттым… |
ЯЗМАНЫЋ АВТОРЫФЂЊЗИЯ БЂЙРАМОВА,
|
Фотоархивфотоларны кара >>> |
|
|
Баш редактор: Тђлгат Ђхмђдишин. e-mail: talgat@azatlyk.com. Сайтныћ администраторы белђн элемтђгђ керњ: admin@azatlyk.com Газетка язылыр љчен индекс: 25512. Хатлар љчен: 423805, Чаллы ш., а/я 21. Телефон: (8552) 720-847 Газета Татарстан Матбугат телерадиотапшырулар эшлђре џђм массакњлђм коммуникация чаралары министрлыгында 0813 саны белђн теркђлде. Авторларныћ фикере редакция фикере белђн туры килмђскђ мљмкин. Сайтны башкаручы «Кљмеш пђрђвез» остаханђсе ©. |