«АЗАТЛЫК» - иќтимагый-сђяси газета
баш бит без архив кунакханђ форум татарча татарча-латинча урысча

     

ТАЌИ СЕКС-БОМБАГА КАРШЫ
(фельетон)

Ђлмђттђ кызык язмышлы, сњзен дђ, башын да, ќанын да бирмђњче, Дамир Таќи исемле сђлђтле журналист бар. Яхшы кешелђр аны џђрвакыт ќылы сњз белђн олылый. Дамир эштђ актив, практик булса да, тормышта романтикага бирелњчђн, тирђн хислђр кешесе. Казан университетында укыган елларда ул тљннђрен Бауман, Ленин урамнарында хыялланып йљрергђ яраткан. Шул вакытта аныћ књћелендђ олуг шагыйрьлђрнећ иќат ќимешлђре яћарган:

Казан ђле, Казан уянмаган:

Яфрак белђн яфрак серлђшђ,

Йљрим тљнлђ Ленин урамында,

Књћелем Ленин белђн сљйлђшђ...

Ђ безнећ заманда Ленин урамын Кремль исеме белђн алыштырдылар џђм халык Сибгат аганыћ мђгълњм шигырен яћача, њзгђртеп сљйли башлады:

Йљрим тљнлђ Кремль урамында,

Књћелем Шђйми белђн сљйлђшђ

Дамир Таќи Казаннан укуын тђмамлап кайткач та, башкаланы, аныћ атаклы урамнарын, бигрђк тђ Ленин исемен йљрткђнен сагына. Сагыш кљчђйгђн вакытта, тљннђрен Ђлмђтнећ Ленин урамына прогулкага чыккалый. Ленин бабай џђйкђле янына барып, аныћ белђн нђрсђдер серлђшђ. Бђлки ул аћардан иќат итњ љчен илџам ала торгандыр. Ђйтње кыен, чљнки моны ул беркемгђ ђйтми.

Шулай, кљннђрдђн бер кљннећ тљнендђ Дамир моћсуланып Ленин џђйкђле янына бара. Килгђч, ул кинђт кенђ Ленинныћ кыяфђтендђ зур мђгънђ књрђ. Дамирга пролетариат башлыгы нђрсђдер ђйтергђ телђгђндђй тоела.

– Нишлђп йљрисећ инде монда, ђнђ, тегендђ – Сабан туе мђйданы янында оятсыз фахишђгђ багышлап џђйкђл куйганнар, ник шул турыда язмыйсыћ, – дигђн, Ленин тавышлы авазлар ишетелђ Дамирныћ књћелендђ.

Ничек инде Ленин кушканны тыћламыйсыћ. Дамир озак уйлап тормыйча, шул ук тљнне утырып мђкалђ яза џђм аны «Татарстан яшьлђре» газетасына ќибђрђ.

Ђлеге язма «Ђлмђттђ секс-бомбага џђйкђл» башы астында газетада дљнья књрђ.

Ђлмђт шђџђр хакимиятендђгелђр, аны укыгач, кайнар табада биегђндђй кыланалар:

– Ђлмђтнећ 50-еллыгы якынайган вакытта шулай язалармыни, – диешђлђр.

– Ђлмђткђ ким дигђндђ 270 яшь, ђ аны шђџђрлђштерњгђ, чыннан да, 50 ел, – дип тљзђтђлђр аларны татар миллђтчелђре. – Ул 50-еллык хакимияттђгелђргђ акча «крутить» итђр љчен генђ кирђк, – дип тђ љстђп куялар.

– Ђ нигђ дљреслекне яшерергђ, хакимияттђ утыручылар акча, мал њзлђштереп ятсын да, азгын џђйкђллђр корсын, моћа каршы дђшми ничек тњзђргђ мљмкин, – ди Дамир.

Шул вакытларда ук Рафаил Тљхфђтуллин исемендђге премиягђ кандидатларны раслау комиссиясенећ кићђшмђсе уза. Кандидатлар арасында Дамир Таќи да була. Лђкин шђџђр тњрђлђре, секс-бомба џђйкђле турындагы язма басылып чыкканнан соћ, «Юк, не видать аћа премия, ул бит... архитектура истђлеген каџђрлђп язган» – диешђлђр.

– Секс-бомбага џђйкђл архитектура истђлеге була аламыни?! – дип дљр килђ татар миллђтчелђре. – Аны куйганга дистђ ел да юк бит ђле...

Шул вакытта ќђмгыятьтђ чыккан гаугага чыдый алмыйча, секс-бомба џђйкђле оятыннан телгђ килђ:

– Ай, мђсхђрђ! Мин архитектура истђлеге дђ, ућыш символы да тњгел, мин – фђхеш, азгынлык билгесе! Мине Зђй елгасына батырыгыз! – ди.

Моннан соћ азгын тњрђлђр аптырашта кала. Бер-ике атна дђшми торалар. Лђкин барыбер, “Дамир Таќига премия бирмђскђ, чљнки ул безгђ буйсынмый, ышанычсыз кеше”, дигђнрђк нђтиќђгђ киленђ.

Дамир, њзенђ Р.Тљхфђтуллин исемендђге премия бирелми дигђн сњз чыккач, бер дђ борчылмый. Ђ менђ Рафаил Тљхфђтуллин бу хђллђрдђн рухы ђрнеп, мљгаен, кабереннђн чыгардай булгандыр. “Ничек инде, иќат гомерен татар њсешенђ багышлаган Дамир Таќига минем исемемдђге бњлђкне бирмђскђ” – дип борчылгандыр Р.Тљхфђтуллин рухы.

«Юк, Таќига премия бирмибез!» – дигђн сњзлђр янђ ишетелгђч, Рафаил абзыйныћ рухы ќанланып, калын, њзђк љзгеч тавыш белђн кычкыргандай булды:

– Минем исемемне кадерлђњ хакына премияне Дамир Таќига бирегез! Ул моћа лаек!

Баштњрђ бу сњзлђрне ишеткђндђй:

– Бирергђ, значит, бирергђ. Зур язучы рухына каршы килеп булмый бит инде, – диде.

– Бирергђ, бирергђ, – дип кабатладылар аныћ ялагай урынбасарлары џђм иярченнђре.

Лђкин хђйлђкђр баштњрђ:

– Бюджетта акча юк бит, – дигђн булды.

Тљхфђтуллин рухы чыгарыннан чыгып:

– Џђйкђл салуга бирелгђн акчаны архитектордан алып, Дамирга бирегез, – дип кычкырып ќибђрде.

Баштњрђ:

– Бирергђ, значит, бирергђ.

Ялагайлар:

– Бирергђ, бирергђ, – дип, абзыйлары артыннан кабатладылар.

– Ђ фахишђне аннан алып атарга, – дип телгђ килде Ленин бабай.

– Алырга, значит, алырга, – диде баштњрђ.

– Алырга, алырга, – диештелђр аныћ сљйрђлчеклђре.

Дамир Таќи бњген дђ элеккечђ кљн књрђ. Лђкин аныћ премия књргђне юк ђлегђ. Теге оятсыз кыяфђтле секс-бомба џђйкђле дђ азгын тњрђлђрне тагы да фђхеш гамђллђр кылырга дђртлђндереп тора бирђ.

ЯЗМАНЫЋ АВТОРЫ

Илџам Дусаев
Фотоархив
фотоларны кара >>>
Дђрђќђбез





Rambler's Top100


bnr     
Баш редактор: Тђлгат Ђхмђдишин. e-mail: talgat@azatlyk.com.   Сайтныћ администраторы белђн элемтђгђ керњ: admin@azatlyk.com
Газетка язылыр љчен индекс: 25512. Хатлар љчен: 423805, Чаллы ш., а/я 21. Телефон: (8552) 720-847
Газета Татарстан Матбугат телерадиотапшырулар эшлђре џђм массакњлђм коммуникация
чаралары министрлыгында 0813 саны белђн теркђлде.
Авторларныћ фикере редакция фикере белђн туры килмђскђ мљмкин.

Сайтны башкаручы «Кљмеш пђрђвез» остаханђсе ©.